ЯҢАЛЫКЛАР


18
май, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Бәйрәм кунаклары булып күп балалы Нуриевлар гаиләсе һәм шәһәрнең 1 нче урта мәктәп укучылары чакырылган иде. Балалар гаилә, Ватан турында шигырьләр укыдылар һәм җырлар җырладылар. Дифиза Нуриева балаларга үз гаиләсе турында сөйләде, шигырьләр укыды.

2023 елның 18 май көнендә "Сабантуй" ял паркында Балтач районы җирлегендә күп бала үстерүче, балаларына әти дә, әни дә була белгән ялгыз әтиләр һәм хәрби операциядән ялга кайткан әтиләр, аларның гаиләләре, балалары катнашында "Әти белән бергә" дип исемләнгән гаилә бәйрәме узды.

Күргәзмәдә бөтен районнан белем бирү учреждениеләре укучыларының 70тән артык эше тәкъдим ителде. Якты төсләр һәм сюжетлар Һәр рәсемдә үз урынын тапкан, гаиләнең мөһимлеген һәм әһәмиятен тулаем чагылдыра.

18 майда «Казан» Гаилә үзәгендә 60 һәм 50 ел бергә мәхәббәт һәм татулыкта яшәгән парларны хөрмәтләү тантанасы узды.

Баулы районында  бәйрәм рухында “Гаиләм хәзинәсе” дип исемләнгән үзенчәлекче чара узды. Ул Халыкара гаилә көненә һәм Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланды.


17
май, 2023 ел
чәршәмбе

2023 елның 15 маенда илдә Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә. Мондый мөһим дата кысаларында Чүпрәле районында үзәк хастаханәнең бала тудыру бүлегендә Лаврентьевлар гаиләсендә яңа туган кызны тантаналы рәвештә чыгару булды.

Бүген Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә, бу уңайдан район мәдәният йортына быел 50, 55, 60, 65 яшьлек юбилейларын билгеләп үтүче парлар чакырылган иде.

2022 елның 15 май аенда Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә шәһәребезнең 2 нче мәктәбе 8 сыйныф укучылары белән очрашу узды.

2023 елның 17 маенда Чистай шәһәренең Ислам үзәгендә "Ак калфак" берләшмәсе тарафыннан «Гаилә - бәхет ачкычы» дип аталган гаилә көненә багышланган искиткеч очрашу узды.

15 май көнне Минзәлә шәһәренең театр скверында гаилә көне билгеләп үтелде.

Иҗади коллективларның чыгышлары, декоратив-кулланма сәнгать күргәзмәсе, мастер-класслар, төрле уеннар бу көнне төсле һәм кызыклы итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International