ЯҢАЛЫКЛАР


7
август, 2015 ел
җомга

Бүген Балтач районы ГХАТ бүлегендә шатлыклы вакыйга – 2015 нче елның 100-нче гаиләсе теркәлде. Камалиев Ренат hәм Ибраhимова Илгизә бүгенге матур көндә үзләренең гаиләләрен төзеде. Без чын йөрәктән Камалиевлар гаиләсен котлыйбыз. Киләчәктә районыбызның үрнәк гаиләләрнең берсе булып яшәүләрен телибез.

Бу тантаналы  һәм бәхетле көнне Лаеш муниципаль районы Комлы Ковал авылында без “Авыл көне”, “Илья көне” билгәләп  үтәргә җыелдык. Бәйрәмдә бергә 60 ел гомер иткән Веретенникалар гаиләсе дә катнашты. Юбилярне чын күңелдән ЗАГС бүлеге җитәкчесе котлап, бәхет, озын гомер, озак елларга сәләмәтлек , район башлыгы М.П. Афанасьев исеменнән аларга акчалата һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Комлы Ковал авылында яшьләр өчен җыр һәм бию көне дәвам ителде.


6
август, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Чирмешән муниципаль районы Башкарма комитеты ЗАГС бүлегенең никах теркәү залында яшь әниләргә ана капиталына сертификатлар тапшырылды. Тагын 21 райондашыбыз капитал сертификатына ия булды. 

Аны тантаналы рәвештә ЗАГС бүлеге җитәкчесе Л.М.Григорьева һәм Пенсия фонды җитәкчесе Е.Е.Глинская тапшырдылар.

    ЗАГС бүлекләрендә август аенда булачак Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миннихановның иң яхшы гаиләләр белән очрашуына әзерлек бара.

      2015 елның 5 авгшуст Яр Чаллы шәһәренең “Энергетик” мәдәният сараенда Ана капиталы дәүләт сертификатын тапшыру тантанасы узды. Бу көнне сертификатларны 102 Чаллы гаиләсе алды.

     5 августта Алабугада Гариповлар гаиләсе 60 еллык юбилейларын билгеләп үттеләр. Әсгать абый белән  Гыйльминур апа Гариповлар бик матур яшәгәннәр. Аларның 4 балалары, 12 оныклары бар.

Бүген, 6 нчы августа, Менделеевск районы туган якны өйрәнү музеенда Бөек Ватан сугышы ветераны, ТАССРның  атказанган укытучысы, Менделеевск шәһәренең мактаулы гражданины  Георгиевский Владимир Владимир улының  “ Огнем и колесами”  исемле китабын тәкъдим итү чарасы уздырылды.

5
август, 2015 ел
чәршәмбе
2015 нче  елның 4 нче  августында Түбән Кама районы ГХАТ идарәсендә яңа  туган өч сабыйга  исем кушу тантанасы  булып узды. Әхмәдуллиннар һәм Гудошниковлар гаиләләрендә якты  дөньяга малайлар аваз салса, Газиевлар гаиләсендә кыз бала туган.

Максаты - Балалар хосписы (Анжела Вавилова исемендәге фонд) пациентларына  акча җыю булган “Гаилә сакчысы” акциясе барышында җыелган 80 нән артык үз куллары белән ясалган, шулай ук  сатып алынган “гаилә сакчылары” 04 август көнендә  ГХАТ идарәсенә озатылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International