5 августта Алабугада Гариповлар гаиләсе 60 еллык юбилейларын билгеләп үттеләр. Әсгать абый белән Гыйльминур апа Гариповлар бик матур яшәгәннәр. Аларның 4 балалары, 12 оныклары бар.
Гыйльминур апа, Әсгать абыйның фотосы гомер буе Мактау тактасыннан төшмәгән. Әле һаман да бакчада яшелчә үстерәләр, хуҗалыкларын тәртиптә тоталар.
Аларның юбилей көнендә ЗАГС бүлеге җитәкчесе Л.М. Григорьева, Алабуга ветераннар Совет җитәкчесе Н.А.Грахова котладылар.