Арча муниципаль районында “Гаилә сакчысы” хәйрия акциясе тәмам

2015 елның 5 августы, чәршәмбе

Максаты - Балалар хосписы (Анжела Вавилова исемендәге фонд) пациентларына  акча җыю булган “Гаилә сакчысы” акциясе барышында җыелган 80 нән артык үз куллары белән ясалган, шулай ук  сатып алынган “гаилә сакчылары” 04 август көнендә  ГХАТ идарәсенә озатылды.

Гаилә сакчыларын сатып алган   һәркемнең йортына бәхет, муллык һәм шатлык килер дип өметләнәбез. Әлеге хәйрия акциясеннән читтә калмаган  шәфкатьле, мәрхәмәтле, изге күңелле, яхшы гамәлләр кылырга омтылучы, ярдәмгә мохтаҗ кеше язмышына битараф булмаган арчалыларга зур рәхмәтебезне белдерәбез!  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International