Китапны тәкъдим итү

2015 елның 6 августы, пәнҗешәмбе

Бүген, 6 нчы августа, Менделеевск районы туган якны өйрәнү музеенда Бөек Ватан сугышы ветераны, ТАССРның  атказанган укытучысы, Менделеевск шәһәренең мактаулы гражданины  Георгиевский Владимир Владимир улының  “ Огнем и колесами”  исемле китабын тәкъдим итү чарасы уздырылды. Бу чарада  аның  хатыны, хезмәт ветераны Нина Михаил кызы, авторның кызлары, район башкарма комитеты җитәкчесенең иҗтимагый хәлләр буенча урынбасары К. Г. Макаров, “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлеге Политсоветы, “Яшь гвардия” членнары, Георгиевскийның укучылары, ул эшләгән мәктәп  мөгаллимнәре катнашты. Чарага ЗАГС бүлеге җитәкчесе Ф. Козырева да чакырылган иде.

   Бу чара дусларча җылы мөгалләмәдә гитарага кушылып җырланган җыр астында түгәрәк өстәл артында башланып китте . Аннары ул  Б. Пастернакка багышланган күргәзмәгә экскурсия белән дәвам итеп, чәй эчү һәм истәлеккә китаплар тапшыру белән төгәлләнде. Һәрбер чыгыш ясаучы Владимир Владимир улының зур остаз һәм һәркемгә үрнәк булырлык  чын кеше булганлыгын әйтте. Георгиевскийның укучылары: “ Бары тик аның тырышлыгы аркасында гына без шигырьләрне  һәм әдәбият фәнен ярата башладык .  Аннары үзебез дә әдәбият укытучылары булдык”, - диделәр.

 Очрашу Владимир Владимир улының   хатыны һәм кызлары өчен бик зур әһәмияткә ия булды. Кече кызы озакламый оныгы туачагын һәм аның Георгиевский фамилиясен йөртәчәген әйтте. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Ф. Козыреваның малайга Владимир исемен бирергә  дигән тәкъдименә каршы, алар да бу турыда уйлауларын әйтеп сөендерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International