Түбән Кама районы ГХАТ идарәсендә яңа туган сабыйларга исем кушу тантанасы булып узды

2015 елның 5 августы, чәршәмбе

2015 нче  елның 4 нче  августында Түбән Кама районы ГХАТ идарәсендә яңа  туган өч сабыйга  исем кушу тантанасы  булып узды. Әхмәдуллиннар һәм Гудошниковлар гаиләләрендә якты  дөньяга малайлар аваз салса, Газиевлар гаиләсендә кыз бала туган. Яшел кала Түбән Каманың яңа  туган сабыйларына  әти-әниләренең теләкләре белән Камил, Артем, Ильмира исемнәре  кушылды, алар тантаналы  рәвештә Рәсәй  Федерациясенең гражданнары дип игълан ителде. Барлыгы  ел башыннан Түбән Кама районында 2200 дән артык  сабый туды. Яңа  туган балаларга  иң еш кушылган исемнәр арасында  Камил, Тимур, Кәрим, Артем, Кирилл, Роман, Елизавета, Валерия, Әминә, Аделина исемнәре  әлегә беренчелекне бирми.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International