Тантаналы шартларда ана капиталына сертификатлар бирелде

2015 елның 6 августы, пәнҗешәмбе

Чирмешән муниципаль районы Башкарма комитеты ЗАГС бүлегенең никах теркәү залында яшь әниләргә ана капиталына сертификатлар тапшырылды. Тагын 21 райондашыбыз капитал сертификатына ия булды. 

Сертификатларны район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина һәм РФ Пенсия фондының Чирмешән районы идарәсе начальнигы Гөлфия Гыймранова тапшырды һәм яшь ата-аналарга әлеге капиталны ничек кулланып булуы турында сөйләде. ЗАГС бүлеге начальнигы Наталья Карпова да бәхетле гаиләләрне тәбрикләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International