ЯҢАЛЫКЛАР


1
октябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Район мәдәният йортында бу көнне озак еллар бергә яшәгән гаилә парларына район башлыгының исеменнән рәхмәт хаты һәм акчалата буләк тапшырылды. Бүләкләрне  Лаеш муниципаль районның исполком җитәкчесе урынбасары А.Г. Карсалов тапшырды. Барлык юбилярларга һәм ветераннарга бәйрәм концерты күрсәтелде.

2015 елның 1 октябрендә Чистай никахлашу йорты 14 яше тулган яшь гражданнар өчен үзенең ишекләрен ачты. Бу көнне аларга паспортлар тапшырылды.

Тантаналы чараны ЗАГС бүлеге начальнигы В. Н. Белова - Реутина ачты.

2015 елның 1 октябрендә ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре Өлкәннәр көненә багышланган “Йөрәгең белән җылыт” акциясе уздырды. Никахны теркәү тантанасы алдыннан барлык кунакларга да котлау открыткалары бүләк ителде. Открыткалар тапшыру яшьләрнең үзләреннән өлкәнрәк кешеләргә карата хөрмәт итүе турындагы сүзләр, тынычлык, иминлек, сәламәтлек һәм бәхет теләкләре белән үрелеп барды.

2015 елның 1 октябрендә Өлкәннәр  көнендә Әгерҗе район ГХАТ булеге эшчеләре кунакта Шайдуллина Сәудә Мөхәмәтҗан кызында булдылар. Сәудә апа 1932 елны туган. Ул сугыш елы балаларына керә. Бетен сугышның кыенлыкларын әле дә ынытмыйча хәзерге рәхәт доньяга куанып яши. Гусманова Лилия Саим кызы аны зурлап буләкләр һәм чәчкәләр тапшырды.

1 октябрь көнне Балтач район мәдәният үзәгенең тамаша залында инә төртерлек тә урын юк иде. Балтач һәм Балтач зонасы авылларыннан чакырылган өлкәннәр өчен мәдәният үзәге хезмәткәрләре көче белән хәзерләнгән зур концерт-тамаша күрсәтелде.Чирек гасырдан артык бергә гомер итүче парларны котладылар.

Баулы  районы ГХАТ бүлегендә өлкәннәр көнендә чәй өстәле төзелде. Бүлеккә мөрәҗәгать  итүче  өлкән яшьтәге кешеләрне ГХАТ бүлеге специалистлары бәйрәм белән котладылар, чәй белән сыйладылар, гаризалар язырга ярдәм иттеләр.

    Алексеевск муниципаль районы мәдәният йортында өлкән буын вәкилләре җыелды. Бу матур кичәдә шулай ук, алтын юбилярлар Сорокиннар, Казаковлар, Абрамовлар гаиләләрен билгеләп үттеләр. Истәлекле вакыйга белән аларны башкарма комитеты җитәкчесе Д.А.Гилязов котлады һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

  1 октябрь районның мəдəният йортында, тамаша залы тулы, буш урыннар юк иде.  

ГХАТ бүлеге белгечләре тарафыннан алар барысы да котлау сүзләрен һәм истәлекле бүләкләрне өйләрендә алдылар. Нәкъ менә алар безнең бүгенге көндә тоткан горурлыгыбызны тудырган һәм саклап кала алган. Аларны тагын бер кат чын күңелдән котлап, исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, тормышка сүнмәс теләк, якыннарының игътибарын һәм мәхәббәтен телибез. Бәхет һәм иминлек сезгә!

Ел саен алтын көз чорында  без һәрвакыт янәшәбездә булган, шатлыгыбызны-кайгыбызны уртаклашкан, киңәш-табышлары белән ярдәмгә ашкынган, һичьюгы һәрвакыт күңеле белән һәр адымыбыз өчен борчылган өлкәннәребез- әби-бабайларыбызны хөрмәтлибез. Хәер,  әлеге мөхтәрәм кешеләребез  һәр көн саен хөрмәткә лаеклы булсалар да, Берләшкән Миллләтләр оешмасының Генераль Ассамблеясе карары нигезендә 1 октябрь, алар өчен махсус -Өлкәннәр көне дип билгеләнгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International