Алексеевск муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә Наборщиковлар никахларын рәсмиләштерделәр. Алар язылышмыйча гына утыз ел бергә торганнар, өлкәннәр көнендә энҗе туйларын билгеләп үттеләр һәм никахларын законлы рәвештә теркәделәр. Истәлекле вакыйга белән аларны ГХАТ бүлеге җитәкчесе Э.З.Суниева котлады һәм истәлекле бүләк тапшырды.
1 октябрьдә, өлкәннәр көне уңаеннан “Энергетик” мәдәният сарае мәйданында “Йөрәктән йөрәккә” дигән игелеклелек ярминкәсе булды. Ветераннар яшелчә, ашамлыклар һәм шәһәр мәктәбе укучылары тырышлыгы белән эшләнгән кул әйберләре алдылар. Соңыннан өлкәннәр тарафына концерт тәкдим ителде. Аларны бөйрәм көне уңаенннан Район башлыгы Рәзиф Кәримов котлады һәм бергә 50 ел гомер итүче гаиләләргә, ветераннар хәрәкәте активына исәлекле бүләкләр тапшырды.
1 октябрь көнне район мәдәният йортында алтын юбилярларны котладылар. Тантанада район башлыгы Э.М. Дияров, булек мөдирләре катнашты. Тантана ахырында юбилярлар Почет китабына үзләренен кулларын куйдылар. Һәр гаиләгә истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Мамадыш муниципаль районының хакимият бинасында Өлкәннәр көне уңаеннан район Советы һәм Башкарма комитеты ветераннарын тәбрикләү кичәсе узды.
Азнакай муниөиапалҗ районнын да Актүбә бистәсендә яшәүчеләр өлкәннәр көнен шул гүзәл чакта билгеләделәр. Гагарин исемендәге мәдәният йорттында алар өчен бәйрәм концерты узды. Шунда ук Гилязетдиновлар Илүзә һаным белән Буляк әфәнденең «бриллиант» туйларын үткәреп җибәрделәр. Юбилярларны башкаручы комитетның җитәкчесе Крашенинников В.В., алып баручы белгече Понамарева Л.Ш., оешма вәкилләре, балалары, оныклары котладылар. Алар өчен һәм бөтенесе өчен дә мәдәният йортның үзешчән артистлары җырларын багышладылар.
Өлкәннәр көне 2015 елның 1 октябрендә бик күркәм гаилә - Закировлар Алтын туйларын билгеләп үттеләр. Ревмас Лукман улы һәм Регина Соппух кызы матур гаилә булып, бер- берсен яратып һәм аңлашып, илле ел бергә тату гомер кичерәләр, акыллы ул тәрбияләп үстергәннәр.
1 октябрь бөтен Халыкара олылар көнен бәйрәм итәләр. Бәйрәмнең төп максаты – олыларга карата игътибарлы булу, аларга олы хөрмәт күрсәтү.
Аны тантаналы рәвештә ЗАГС бүлеге җитәкчесе Л.М.Григорьева һәм Пенсия фонды җитәкчесе Е.Е.Глинская тапшырдылар.
Җылы дустанә мөнәсәбәттә Лидия Ивановна 1960-1990 елларда ничек эшләүләре турында сөйләде. ГХАТ хезмәткәрләре аны җылы сүз белән тәбрикләделәр һәм истәлекле бүләк тапшырдылар.
Районында гадәткә кергән традиция буенча, район җитәкчеләре тарафыннан игезәк балаларның ата-аналарына ике урынлы коляска бүләк ителә.