Тәтеш районында игезәк балаларның әти-әниләренә коляска бүләк итәләр.

2015 елның 30 сентябре, чәршәмбе

    Районында гадәткә кергән традиция буенча, район җитәкчеләре тарафыннан игезәк балаларның ата-аналарына ике урынлы коляска бүләк ителә.

      29.09.2015 көнне район активлары киңәшмәсендә районыбыз Башлыгы Рәмис Хатып улы Сафиуллов Тәтеш шәһәрендә яшәүче Любовь Владимировна Железновага игезәк балалары Наум һәм Клим тууы уңаеннан коляска бүләк итте.

     Ел башыннан районыбызда 3пар игезәк тууы теркәлде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International