1 октябрь бөтен Халыкара олылар көнен бәйрәм итәләр. Бәйрәмнең төп максаты – олыларга карата игътибарлы булу, аларга олы хөрмәт күрсәтү.
Бүген, Мамадыш районының Уртакирмән авыл җирлеген клубында бәйрәм өстәленә өлкән яшьтә булган авылдашлар жыелды. Аларны кайнар чәй һәм коймак белән сыйладылар, аларга багышлап мәктәп укучылары җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Шулай ук үзенең авылдашларын котларга Татарстан Республикасы халык артисты Мингол Галиев кайткан иде. Үзенең котлауларын Авылның башлыгы Хасанов Булат Фаяз улы да җиткерде. Бәйрәм ахырында өлкән яшьтәге кунакларга бүләкләр өләштеләр.