Мамадыш муниципаль районының хакимият бинасында Өлкәннәр көне уңаеннан район Советы һәм Башкарма комитеты ветераннарын тәбрикләү кичәсе узды.
Бәйрәмгә чакырылган кунаклар арасында Мамадыш районының ГХАТ бүлеген күп еллар җитәкләгән 2 ветеран – Дания Минһаҗ кызы Мухаметшина һәм Әлфия Мөхәммәтдин кызы Сингатуллина да бар иде.
Район башлыгы Анатолий Иванов хакимиятнең элеккеге хезмәткәрләрен чын күңелдән зур бәйрәм белән котлады. Ветераннар өчен мул чәй табыны, бүләкләр әзерләнгән иде. Бәйрәм кичәсе хәтердә уелып калган калган кызыклы хезмәт хатирәләре, яраткан җырлар белән үрелеп барды.