ЯҢАЛЫКЛАР


21
декабрь, 2015 ел
дүшәмбе

         Аксубай муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 2015 ел дәверендә 254 бала туды,  шуларнын 178 бала икенче, эченче, дүртенче бала гаиләдә.       

14-20 декабрендә 20 баланың  атасын яздыру һәм 17 үлү турында таныклар рәсмиләштерелде.

Татар Ахтиялы авылында гомер итүче һәм шушы көннәрдә 90 яшен тутырган Мөнәвәрә Нигъмәтуллиина  нәкъ менә шулай ди.  Аны юбилее белән район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева, Ветераннар Советы рәисе Любовь Сорокина һәи Турай авыл җирлеге башлыгы Әлфирә Рахимова  котладылар.

Баулы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре үзләренең профессиональ бәйрәмнәрен күп санлы туй кунаклары белән билгеләп үттеләр. Чөнки 18 декабрьдә  ГХАТ бүлегендә Рифат һәм Эльвина Фаттаховлар,   Иван һәм Ольга Лебедевлар, Рүзил  һәм  Земфира Сахибуллиннар никахлары тантаналы рәвештә теркәлде,   Роза Мәхмүт кызы һәм Фәнис Шайхинур улы Багаутдиновларның юбилей туйлары  үтте.

Карадуган авылында яшәүче Сәгъдиева Нәгыймә Сәгъди кызына 20 декабрь көнне 90 яшь тулды.  Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе  Алсу Гатиятуллина, Карадуган  авыл җирлеге башлыгы   Шамил Низамиев, мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Рәмзия Хәйруллиналар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр.  Президент Путиннын котлау открыткасын, Балтач муниципаль  район башлыгы,  соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.

Түбән Кама муниципаль районының ГХАТ Идарәсендә гадәти булмаган “теләк шары” белән бизәлгән яңа ел чыршысы балкып җибәрде. “Теләк шары” – берничә ел дәвамында яшьләр арасында популяр булган, яңа ел алдыннан ел саен үткәрелә торган гореф-гадәт.

Бу көннәрдә Яңа Сала авылында яшәүче Бөек Ватан сугыш ветераны Хамидуллин Назмутдин Фахрутдин улы 88 яшьлек туган көнен билгели.

Балык Бистәсе муниципаль районы Башлыгы исеменнән хөрмәтле юбилярны олы бәйрәме белән тәбрик итеп истәлекле бүләк тапшырылды.


20
декабрь, 2015 ел
якшәмбе

18 нче декабрьдә барлык ГХАТ органнары хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. ГХАТ хезмәткәрләренә профессиональ һәм кешелеклелек сыйфатлары хас. Эшләү өчен бу профессионалларга шулкадәр көч һәм энергия нәрсә бирә? Әлбәттә, тату, оешкан коллектив, бөтен команда белән якты һәм онытылмаслык чараларга бару.

18 декабрь, ГХАТ хезмәткәрләренең профессиональ бәйрәме көнендә 2 яшь пар никахларын теркәделәр hәм безне бәйрәмебез белән тәбрикләделәр.

2015 елның 17 декабрендә Әлмәт муниципаль районында «Гаилә һәм балачак өлкәсендә социаль-юнәлдерүче оешмаларының эшчәнлеге» темасына район мәгариф оешмалары психологлары, ГХАТ идарәсе җитәкчесе Амирова Г.Р., мәгариф идарәсенең гомуми эшләр бүлеге җитәкчесе Гараева Ф.Ф., гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге җитәкчесе Чиркова Е.В., психология фәннәре кандидаты, Казан дәүләт авиация институтының гуманитар һәм социология кафедра доценты Сабирова Р.Г. катнашуында түгәрәк өстәл үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International