2015 елның 17 декабрендә Әлмәт муниципаль районында «Гаилә һәм балачак өлкәсендә социаль-юнәлдерүче оешмаларының эшчәнлеге» темасына район мәгариф оешмалары психологлары, ГХАТ идарәсе җитәкчесе Амирова Г.Р., мәгариф идарәсенең гомуми эшләр бүлеге җитәкчесе Гараева Ф.Ф., гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге җитәкчесе Чиркова Е.В., психология фәннәре кандидаты, Казан дәүләт авиация институтының гуманитар һәм социология кафедра доценты Сабирова Р.Г. катнашуында түгәрәк өстәл үткәрелде.
Утырышта барлык катнашучылар гаилә кыйммәтләрен ныгыту, аналык һәм аталык статусын күтәрү буенча актив эш алып бару өчен җаваплы оешмаларның үзара бәйләнешү сорауларын карап үттеләр. ГХАТ идарәсе җитәкчесе Г.Р. Амирова “ГХАТ идарәсендә гаилә кыйммәтләрен ныгытуга юнәлтелгән социаль-мөһим чараларының үткәрелүе” докладында барысын да 2015 елның 11 ай эчендә гражданлык хәле туу турында, өйләнешү һәм аерылышу турында актларының төп күрсәткечләре белән таныштырды. Шулай ук утырыш барышында “ Семьяведение” курсы укытуында төп мәсьәләләр һәм аларны чишү юллары, аерылышу процессында барлыкка килүче мәсьәләләр һәм башка каралды.