Хәзер һәр пар Түбән Кама муниципаль районының ГХАТ Идарәсенең бәйрәм чыршысын “Теләк шары” белән бизи ала

2015 елның 21 декабре, дүшәмбе

Түбән Кама муниципаль районының ГХАТ Идарәсендә гадәти булмаган “теләк шары” белән бизәлгән яңа ел чыршысы балкып җибәрде. “Теләк шары” – берничә ел дәвамында яшьләр арасында популяр булган, яңа ел алдыннан ел саен үткәрелә торган гореф-гадәт.

Гадәттәгечә, нәкъ менә бу акция кышкы туй сезонын ачып җибәрә. Зәңгәр, яшел, алсу һәм алтын төсендәге шарлар нәкъ менә никаһ теркәү тантанасы алдыннан ук кияү һәм кәләш кулыннан бизәлә. Һәр парның яңа ел уенчыкларында үзләренең иң изге, матур теләкләрен язырга мөмкинлекләре бар. Бизәлгән “теләк шары” – мәхәббәт, сәламәтлек,  бәхет-шатлык,  тазалык-байлык  һәм уңыш  бизәге булып тора.

Яңа ел – гаилә бәйрәме, шуңа күрә яңа ел бәйрәмнәрендә никаһларын рәсмилләштерүче парлар, яхшы, җылы кәеф, матур итеп бизәлгән зал һәм әлбәттә, барлык яшьләргә һәм килгән кунакларга җылы атмосфера бүләк итүче –  яңа ел чыршысы белән мактана алалар. Яңа ел алдыннан бөтен яңа ел шарлары өмет һәм мәхәббәт көче белән балкыячак.

ГХАТ белгечләре түбән кама яшьләренең теләкләре тормышка ашар һәм яңа 2016 нчы ел гайлә учакларын ныгытыр һәм җәмгыятьттә гаилә статусын күтәрер дигән өметләрен җиткерәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International