ЯҢАЛЫКЛАР


20
декабрь, 2015 ел
якшәмбе

Туй – яңа гаиләнең туган көне. Һәр пар нык һәм бәхетле гаилә турында хыяллана. Декабрь аенда рәсмилләштерелгән никах - көннән-көн көчәя диләр. Ул яшь парларга яңа ел атмосферасын, тылсымлы әкиятен бүләк итәргә сәләтле ай. Әмма иң уңышлысы нинди көн булачак? Яшьләрнең үз никахларын гадәти булмаган көнне рәсмилләштерергә, матур даталар сайлап алу мөмкинлеге җәлеп итә.

Алабуга ЗАГС бүлегендә “Яшь гаилә” мәктәбе 10 елдан артык эшли. Быел исә мәктәпне “Гаилә кунакханәсе” дип атарга булдык. Кунакханәдә яшь парлар чәй өстәле артында гаилә кануннарын өйрәнәләр.

Нихаять, көтеп алган һөнәри бәйрәмебез көне бүген. Балык Бистәсе ГХАТ бүлеге төрле төсле шарлар белән бизәлеп, матур бәйрәм төсенә керде.

Якты үткәнгә күз салып, бүлегебездә тирән эз салган җитәкчеләребезне бүген искә алмый мөмкин түгел. Алар: Зоя Серебрякова, Татьяна Зубкова, Мәсхүдә Гизетдинова, Рузалия Нәгыймова, Миләүшә Зарипова, Әлфия Мустафина. Бүгенге бәйрәм хөрмәтенә, һәрберсен шәхсән тәбрик итеп, матур чәчәк бәйләме тотып, бәйрәм төсе бүләк итү өчен алар янына ашыктык.


19
декабрь, 2015 ел
шимбә

    Алексеевск муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә яшь парларның йөз илленче пары никахлашты. Яшьләрне ГХАТ бүлеге җитәкчесе Э.З.Суниева котлады һәм истәлекле бүләк һәм алтын туйга чакыру тапшырды.

Карынында чакта ук ана баласына якты киләчәк кузаллый, зур өметләр баглый, бу тормышта аның бик бәхетле яшәвен тели. Сабыеның яңа гына тәпи атлап киткән чагында, инде буй җитеп олы тормыш юлына хәер-фатиха биргәндә дә ана шул ук сүзләрен кабатлый: “Исән-сау гына бул да, сөенечләр, уңышлар гына кичереп яшә, балам!” Ошбу теләкләре тормышка аша алмаган, бердәнбер көнне баласын гомерлеккә югалткан анага нишләргә, ничек яшәргә?! Гомерлек җан ачысы ул...

2015 елның 18 декабрендә Чистай ЗАГС бүлегендә 6 яшь пар никахларын теркәде, 5 бала  тууы теркәлде.

Якты, матур һәм иркен җир йөзендә бик күп төрле олы йөрәкле, киң күңелле кешеләр яши.

Бу елны Балык Бистәсе ГХАТ бүлегендә куб урнаштырылды. Бүлеккә үз йомышы белән килгән олы йөрәклеләр, аз гына булса да ярдәм итү йөзеннән бу акцияда теләп катнашалар. Һәм бүген бик теләп, янә матур гаилә корган Марсель белән Алена Әдһәмовлар сабыйларга ярдәм иттеләр.


18
декабрь, 2015 ел
җомга

Әтнә муниципаль районы Олы Әтнә авылында яшәүче Мәрдәнов Гомәр Хәннан улына 12 декабрь көнне 85 яшь тулды. Лаеклы ялга чыкканчы ул театрда эшләгән. Мәрдәнов Гомәр Хәннан улының туган көненә театр эшчеләре тарафыннан тантаналы чара уздырылды. Гомәр Мәрдәновның бәйрәмен котлап истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Җомга көн, бик тыгыз эш графигы булуга карамастан, Алабуга ЗАГС бүлегендә профессиональ бәйрәмне билгеләп үтәргә вакыт табылды. Бу көнне ЗАГС бүлеге котлаулар кабул итте, чәй өстәле артында узганнарны искә төшереп, алдагы бурычларны үтәргә яңа көч җыеп, күңелле итеп бәйрәм тантанасы үткәрделәр.

Актаныш районы ГХАТ бүлегендә бүген тантаналы төстә Теләкәй авылы кызы Ямалова Гөлсия Алгиз кызы хәм Түмерҗә авылы егете Шамсиев Радик Фәнис улының никахы теркәлде. Яшь парны район ГХАТ бүлеге җитәкчесе Г.Б.Мухамадиева котлады хәм аларның буген аеруча истәлекле көнне язылышуларын ассызыклады.Үзенең котлавында ул районыбызда яшәүче һәр гаиләгә иминлек, гаилә бәхете теләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International