Нихаять, көтеп алган һөнәри бәйрәмебез көне бүген. Балык Бистәсе ГХАТ бүлеге төрле төсле шарлар белән бизәлеп, матур бәйрәм төсенә керде.
Якты үткәнгә күз салып, бүлегебездә тирән эз салган җитәкчеләребезне бүген искә алмый мөмкин түгел. Алар: Зоя Серебрякова, Татьяна Зубкова, Мәсхүдә Гизетдинова, Рузалия Нәгыймова, Миләүшә Зарипова, Әлфия Мустафина. Бүгенге бәйрәм хөрмәтенә, һәрберсен шәхсән тәбрик итеп, матур чәчәк бәйләме тотып, бәйрәм төсе бүләк итү өчен алар янына ашыктык.
Без рәхмәтле сезгә “укытучыларыбыз”. Сез салган якты юл буйлап атлыйбыз бүген без!