Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә туй мәҗлесләре гөрләде

2015 елның 20 декабре, якшәмбе

Туй – яңа гаиләнең туган көне. Һәр пар нык һәм бәхетле гаилә турында хыяллана. Декабрь аенда рәсмилләштерелгән никах - көннән-көн көчәя диләр. Ул яшь парларга яңа ел атмосферасын, тылсымлы әкиятен бүләк итәргә сәләтле ай. Әмма иң уңышлысы нинди көн булачак? Яшьләрнең үз никахларын гадәти булмаган көнне рәсмилләштерергә, матур даталар сайлап алу мөмкинлеге җәлеп итә.

2015 нче елның декабрь аенда бу көнне Түбән Кама муниципаль районының ГХАТ Идарәсендә, нәкъ менә 12.12.15 символик дата уңаеннан, икеләтә бәйрәм булды.  Бу көнне Никахлашу Сараенда җәйге сезон төсле гөрләп туй мәҗлесләре узды. Бу истәлекле көнне 20 парларга үз никахларын рәсмилләштерегә насыйп булды, моннан тыш, ул дәүләт бәйрәме Россия Федерациясе Конституциясенең кабул итү көненә туры килде. Һәр туй искиткеч матур иде! Кияүләр әкияттәге батырларны хәтерләтте, ә аларның кәләшләре әйтерсең лә ап-ак кар бөртекләредәй күлмәкләрдә килде. Үзенчәлекле вакыйга булып европа стилендә никах теркәү тантанасы узды. Менә шундый зур, бай булып чыкты бу көн! 

Әмма ГХАТ Идарәсе белгечләре, гаиләнең бәхете, сайланган даталарга бәйле булмавына ышаналар. Чөнки гаилә тормышы – ул зур осталык һәм  гаиләдә булачак тулы гармония һәм мәңге яшәүче гаилә бәхете хөкем сөрә! 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International