Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре диңгез яшәүчеләрендә кунакта булдылар

2015 елның 20 декабре, якшәмбе

18 нче декабрьдә барлык ГХАТ органнары хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. ГХАТ хезмәткәрләренә профессиональ һәм кешелеклелек сыйфатлары хас. Эшләү өчен бу профессионалларга шулкадәр көч һәм энергия нәрсә бирә? Әлбәттә, тату, оешкан коллектив, бөтен команда белән якты һәм онытылмаслык чараларга бару.

17 нче декабрьдә һөнәри бәйрәм алдыннан Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре үзләренең гаиләләре һәм балалары белән Яр Чаллы шәһәренең Дельфинариенда булдылар. Тамашада төп геройлар дельфиннар иде, алар суга сикерү сәләтен күрсәттеләр, буяулар белән рәсем ясау, туп белән оста уйнау һәм биюләре белән барлык катнашучыларга күп уңай эмоцияләр һәм яхшы кәеф бүләк иттеләр.

Бәйрәмнән соң, ГХАТ идарәсе белгечләре истәлек өчен фотога төштеләр һәм дельфинарны тотып карый алганда, шулай ук теләкләр тели алдылар. Үзенчәлекле бүләк булып ГХАТ органнары хезмәткәрләре һөнәри бәйрәме көненә, Дина исемле дельфин ясаган рәсем булды һәм ул ГХАТ Идарәсенең кабул итү бүлмәсендә үз урынын тапты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International