Баулы районында ГХАТ көне

2015 елның 21 декабре, дүшәмбе

Баулы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре үзләренең профессиональ бәйрәмнәрен күп санлы туй кунаклары белән билгеләп үттеләр. Чөнки 18 декабрьдә  ГХАТ бүлегендә Рифат һәм Эльвина Фаттаховлар,   Иван һәм Ольга Лебедевлар, Рүзил  һәм  Земфира Сахибуллиннар никахлары тантаналы рәвештә теркәлде,   Роза Мәхмүт кызы һәм Фәнис Шайхинур улы Багаутдиновларның юбилей туйлары  үтте.

Багаутдиновлар   Баулы районы Кзыл-Яр авылының үрнәк гаиләсе, алар олы хөрмәткә һәм ихтирамга лаеклы, гомер буе илгә намуслы хезмәт иткән, акыллы  3 бала тәрбияләгән  кешеләр.

Фәнис абый белән  Роза апаны  котларга хезмәттәшләре,  балалары, күп санлы туганнары да килгән иде. Чараны  Н.Вәкилова башкаруындагы музыкаль бүләк  тагы да  бизәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International