ЯҢАЛЫКЛАР


9
апрель, 2016 ел
шимбә

    2016 елның 9 апрель көнне Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда яңа елның 600 пары, Калетин Павел Виктор улы белән Тришкина Анастасия Олег кызы никахлаштылар. 

     2016 елның башыннан алып Яшел Үзән муниципаль районы ГХАТ бүлегендә дүртенче игезәк бала тууы теркәлде. Берьюлы ике сабый Трубников Алексей һәм Ольга күп балалы гаиләсендә пәйда булды.

Яшьлек еллары авыр сугыш чорына туры килеп, хәзерге вакытта олуг юбилейларын билгеләп үтүчеләргә Россия Президенты Владимир Путиннан рәхмәт сүзләре белән сугарылган хатлар районга еш килә. Олы Подберезье авылында яшәүче тыл хезмәтчәне, сугыш ветеранының тол калган тормыш иптәше Мария Калинчевага да 90 яшь тулу уңаеннан килде ул кадерле хат. 


8
апрель, 2016 ел
җомга

Файдалы һәм кирәкле шөгыльләрне берләштереп, Бөгелмә шәһәре ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре кар ятмалары белән көрәш башлады. Фигурага да менә дигән ярдәмче, тирә-яктагы чисталык-пөхтәлек тә күзне сөендереп тора. Тик кар тиз генә эреп бетсен дә, яшел хәтфә булып үлән чыксын.

  2016 нчы елның 8 нче апрель көнендә Саба районы Шәмәрдән мәдәният йортында “Талант-шоу 2016” конкурсы кысаларында “Яшьлек” Яшьләр спорт үзәге” нең оешуына 20 ел уңаеннан “Яшьләр спорт үзәге” хезмәткәрләре тарафыннан З.Хәкимнең “Килә ява, килә ява” спектакле сәхнәләштерелде.

26 апрельдә бар дөньяны куркуга салган  Чернобыль һәлакәтенә 30 ел тула.  Бу һәлакәт үзенең күләме һәм фаҗигале  нәтиҗәләре буенча дөнья тарихында иң зурысы. Миллионнарча кешеләр әлеге фаҗигагә дучар була. 

Һәлакәт нәтиҗәләре белән көрәшү өчен Баулы районыннан да  ир-егетләр җибәрелә. Алар арасында  Юсупов Гатаулла Нурмәгдән улы да була.

Сарман авылында яшәүче Марс абый белән Флера апа үзләренең “Алтын туйларын” билгеләп үттеләр. Алар барлык хезмәт юлларын балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаганнар. Башкарган нәтиҗәле эшләре өчен аларга бик күп район, республика  бүләкләре тапшырылган. Марс абый белән Флера апа өч бала тәрбияләп үстергәннәр, бүгенге көндә  оныклар  куанычы белән яшиләр. Ветераннар хәрәкәтендә, районыбыз тормышында  актив  катнашалар. Һәркайда, һәрвакыт бергә алар. Табигатькә гашыйклар.

             Яз-табигатьнең кышкы йокыдан уяну вакыты, агачларда яшь бөреләр уяна, аннары алар яшел яфраклар яра, кырларда чәчәкләр калкый башлый, гомумән алганда, шатлыкларга бай күңелле вакыт, шуңадырмы, язда туйлар да матуррак булып тоела.

Пенсия фонды идарәсе башлыгы А.А.Никоноров, сертификатларны дөрес итеп файдалануларын теләп, 3 әнигә сертификатлар тапшырды. ЗАГС бүлеге башлыгы Л.М.Дианова Тәтеш муниципаль районы Башлыгы Р.Х.Сафиуллинның котлавын укыды.


7
апрель, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Гаилә - җәмгыятьнең иң кечкенә һәм шул ук вакытта иң кирәкле бер күзәнәге. Гаилә - баланың төп тәрбиячесе. Гаилә. Нинди күркәм, күңелгә йомшак сүз бу! Нәрсә соң ул гаилә? Гаилә - Гадел, Акыллы, Ихтирамга Лаек Әти-әни дигән сүзләр җыелмасы ул. Димәк гаиләнең ныклы, тотрыклы булуы өчен әлеге төшенчеләрнең камил рәвештә булулары шарт.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International