2016 елның башыннан алып Яшел Үзән муниципаль районы ГХАТ бүлегендә дүртенче игезәк бала тууы теркәлде. Берьюлы ике сабый Трубников Алексей һәм Ольга күп балалы гаиләсендә пәйда булды.
Ата-аналар үзенең яңа туган балаларына Андрей һәм Анна исемнәре бирделәр. Андрей дөньяга беренче булып сигезенче бала булып туа, ә аның сенлесе Анна, Трубниковларнын зур һәм тату гаиләсендә тугызынчы бала булды.
Бәхетле гаиләдә улы һәм кызлары барлыкка килү белән аларны ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре котладылар, аларга туу турында таныклык тапшырдылар.