Сарман авылында яшәүче Марс абый белән Флера апа үзләренең “Алтын туйларын” билгеләп үттеләр. Алар барлык хезмәт юлларын балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаганнар. Башкарган нәтиҗәле эшләре өчен аларга бик күп район, республика бүләкләре тапшырылган. Марс абый белән Флера апа өч бала тәрбияләп үстергәннәр, бүгенге көндә оныклар куанычы белән яшиләр. Ветераннар хәрәкәтендә, районыбыз тормышында актив катнашалар. Һәркайда, һәрвакыт бергә алар. Табигатькә гашыйклар.
Аларга парлы юллар, бәхетле еллар, ныклы сәламәтлек, балаларының һәм оныкларының хөрмәтен тоеп яшәүләрен телибез.