2016 нчы елның 8 нче апрель көнендә Саба районы Шәмәрдән мәдәният йортында “Талант-шоу 2016” конкурсы кысаларында “Яшьлек” Яшьләр спорт үзәге” нең оешуына 20 ел уңаеннан “Яшьләр спорт үзәге” хезмәткәрләре тарафыннан З.Хәкимнең “Килә ява, килә ява” спектакле сәхнәләштерелде. Әлеге спектакльдә гаилә кыйммәтләрен ныгыту, аның гореф-гадәтләрен саклап калу, туганнарга, якыннарга булган игътибарны арттыру кебек мәсьәләләр күтәрелгән иде. “Яшьләр спорт үзәге” хезмәткәрләре шушы спектакль аша, тамашачыларга әлеге катлаулы мәсьәләләрнең никадәр мөһим булуын җиткезә алдылар.