“Рустик” стилендәге туй

2016 елның 8 апреле, җомга

             Яз-табигатьнең кышкы йокыдан уяну вакыты, агачларда яшь бөреләр уяна, аннары алар яшел яфраклар яра, кырларда чәчәкләр калкый башлый, гомумән алганда, шатлыкларга бай күңелле вакыт, шуңадырмы, язда туйлар да матуррак булып тоела. Каләштә озын җиңле, аркасында оригиналь бант белән нәфис күлмәк, такыя белән бизәлгән чәч, кулында сары, кызгылт, мәрҗән, яисә крем төсендә бәйләме - болар барысы да “рустик” стилендәге туйны күзаллый. Аның тәрҗемәсе дә “авылча” дигәнне аңлата. Шуңа күрә бу стильдә үткәрелгән туй барлык яктан да гадилеге белән аерылып тора. Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ идарәсендә өйләнешкән Файзуллиннар Ленар Әнәс улы һәм Алёна Николай кызы нәкъ менә шундый стиль сайлаулары белән аеруча истә калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International