Кайбыч муниципаль районы Олы Подберезье авылында яшәүче Мария Калинчева 90 яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте

2016 елның 9 апреле, шимбә

Яшьлек еллары авыр сугыш чорына туры килеп, хәзерге вакытта олуг юбилейларын билгеләп үтүчеләргә Россия Президенты Владимир Путиннан рәхмәт сүзләре белән сугарылган хатлар районга еш килә. Олы Подберезье авылында яшәүче тыл хезмәтчәне, сугыш ветеранының тол калган тормыш иптәше Мария Калинчевага да 90 яшь тулу уңаеннан килде ул кадерле хат. 

Юбилее көнне кунаклар күп булды аның өендә. Туганнары белән бергә башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров, авыл җирлеге башлыгы Федор Чекмарев, җирлекнең ветераннар Советы рәисе Екатерина Елисеева, укытучы Татьяна Малышева да шатлыгын уртаклашты. 

– Тынгысыз хезмәтегез белән Бөек Җиңүне якынайтуга зур өлеш керткән кеше сез. Моның өчен сезнең алда баш иеп, олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Алга таба да, туганнарыгызны, оныкларыгызны сөендереп, аларның ихтирамын тоеп озак яшәгез, – дип Алексей Макаров юбилярга Президент хаты һәм район башлыгы бүләген тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International