ЯҢАЛЫКЛАР


16
апрель, 2016 ел
шимбә

2016 елның 16 апрель көнендә “Язның мәрхәмәтлелек атнасы” республика акциясе старт алды. Һәм беренче көне “Мәрхәмәтле башлангыч көне” белән башланып китте.

Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге “Волонтер” оешмасы белән берлектә районыбызның урамнарында “Әйләнә-тирәгә бәхет өләш” дип исемләнгән флэш-моб үткәрдек.

Татарстанда язгы изгелек атнасы башлану Бөгелмә шәһәре ГХАТ бүлегендә матур вакыйга белән туры килде – яңа гаилә туу. Илнар белән Юлия никахларын рәсмиләштереп кенә калмыйча, 2016 елның 100 нче пары да булдылар.

Кияү белән кәләшне ихлас күңелебездән тормышларының мөһим вакыйгасы белән тәбрик итәбез! Гаиләгә иксез-чиксез бәхетләр телибез!!!

2016 нчы елның 16 нчы апрель көнендә тирә-юнебездә чисталык булдыру максатыннан Саба муниципаль районы башкарма комитеты һәм авыл хуҗалыгы идарәсе хезмәткәрләре бик теләп бердәм рәвештә өмәгә чыктылар. Бина тирәсе чүп-чардан чистартылды. Һава торышының яхшы булуы эшләргә тагын да көч бирде, кәефне күтәрде.

  2016 елның 29 мартыннан Ютазы районы ГХАТ бүлеге район кабель телевидениесына электрон уңайлыкларны халыкка таныту өчен видеороликлар урнаштырды.

Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә Республика иреклеләр акциясе «Язгы игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы» старт алды.

2016 елның 16 апрелендә, «Игелек көнендә» никахлашу Сараеның белгечләре «Балалар шәһәр хастаханәсе перинаталь үзәгендә» булдылар һәм  яңа туган балалар патологиясе бүлегенә сабыйларның авырлыгын белү өчен электрон үлчәү бүләк иттеләр.

Чараның хөрмәтле кунагы Казан шәһәр Думасы Депутаты, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, София Гобәйдуллина исемендәге заманча музыка Үзәге директоры Ләйлә Ильдар кызы Гарифуллина булды.
        Котлау сүзләре белән бәйрәм кунакларына Казан шәһәре Вахитов районы пенсия Фонды вәкиле Екатерина Кузьминых,  «Акибанк» вәкилләре Тәнзилә Замалтдинова һәм Гүзәл Шайхелисламова мөрәҗәгать иттеләр.

16-нчы апрельдә Яр Чаллы шәһәренең OPEN CITY HOTEL гаять зур кәләш мәктәбе бәйрәме уздырылды. Wedding-холдинг Svadba.org  һәм OPEN CITY туй белгечләрен һәм булачак яңа өйләнүчеләрен таныклы һәм кызыклы чарага җыйдылар. Һәр кәләш “Безнең туй” органайзеры белән бүләкләнде.

Бу мероприятие “Спортивный Татарстан” дигән акциягә багышланган иде. Ул шәһәрнең өч җирендә – үзәк стадионда, 10 номерлы мәктәп тирәсендә һәм Ленин мәйданында уздырылды. Бу мероприятиедә ЗАГС хезмәткәрләре дә бик теләп катнаштылар.


15
апрель, 2016 ел
җомга

Өйләнешергә гариза бирергә җыенучыларга берничә киңәшебез бар. Аеруча чит ил гражданнарына кагыла. 2015 елда 12495 никах теркәлде, шуның 5% чит ил гражданнары белән, Үзбәкстан һәм Төркия гражданнары иң күбе. Әзербайджан, Украина, Таджикистан, Германия, Великобритания, Израиль һ.б. гражданнары шулай ук популяр.

 15.04.2016 Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кайбыч муниципаль районына эш сәфәре кысаларында  Кайбыч районы булдыру турында указны имзалауга 25 ел тулу уңаеннан уздырылучы бәйрәм чараларында катнашты. Төп бәйрәм Олы Кайбычның мәдәният йортында үтте. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International