15 апрель - Халыкара мәдәният көнендә, "Казан" гаилә Үзәгендә тантаналы рәвештә ана (гаилә) капиталына сертификатлар тапшырылды

2016 елның 16 апреле, шимбә

Чараның хөрмәтле кунагы Казан шәһәр Думасы Депутаты, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, София Гобәйдуллина исемендәге заманча музыка Үзәге директоры Ләйлә Ильдар кызы Гарифуллина булды.
        Котлау сүзләре белән бәйрәм кунакларына Казан шәһәре Вахитов районы пенсия Фонды вәкиле Екатерина Кузьминых,  «Акибанк» вәкилләре Тәнзилә Замалтдинова һәм Гүзәл Шайхелисламова мөрәҗәгать иттеләр.

Татьяна Агафонова җитәкчелегендәге "Октава" вокаль студиясе кызлар чыгышы якты бәйрәмнең бизәге булды.
        Барлык әниләргә дә “Акибанк” тарафыннан ззерләнгән язгы чәчәк букетлары тапшырылды.
        Без барлык әти-әниләрне дә сабыйлары туу белән котлыйбыз. Аларга бәхет, муллык, мәхәббәт телибез!  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International