Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә «Язгы игелек атнасы»

2016 елның 16 апреле, шимбә

Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә Республика иреклеләр акциясе «Язгы игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы» старт алды.

2016 елның 16 апрелендә, «Игелек көнендә» никахлашу Сараеның белгечләре «Балалар шәһәр хастаханәсе перинаталь үзәгендә» булдылар һәм  яңа туган балалар патологиясе бүлегенә сабыйларның авырлыгын белү өчен электрон үлчәү бүләк иттеләр.

Балалар хастаханәсенең баш табибы Рамил Хәмидуллин ГХАТ Идарәсе белгечләренә балаларга битараф булмаганнары өчен зур рәхмәтен белдерде һәм барлык коллективка ныклы сәламәтлек, иминлек һәм хезмәт эшчәнлегендә уңышлар теләде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International