ЯҢАЛЫКЛАР


17
апрель, 2016 ел
якшәмбе

Шулай ук киңәшмәдә район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Г.Б.Мухамадиева, район опека бүлеге җитәкчесе Г.Хаертдинова, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Л.Нурлыева катнаштылар. Киңәшмәнең төп мәсьәләсе яшь гаиләләр белән эшләү, авыр гаиләләр белән профилактика эше алып бару, аерылышуларны булдырмау максатыннан дәвамлы төстә авыл җирлекләрендә эш алып бару. Киңәшмәдә район башлыгы Ф.М.Камаев та катнашты һәм чыгыш ясады.

«#Мәрхәмәтле Татарстан» язгы игелек атнасы кысаларында һәм «Чиста булачак» акциясенә ярдәм йөзеннән Лениногорск районы ГХАТ бүлеге белгечләре иске ГХАТ бүлеге территориясен җыюштырырга чыкты.

КӘЛӘШЛӘР МӘКТӘБЕ үз ишекләрен 17 апрель көнне ачты!!! Беренче очрашу “Ажур” туй модасы салонында узды. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре мондый вакыйгадан читтә кала алмады – үзләре дә әлеге чарада катнашты.

17 апрель көнне “Шатлык” сәламәтләндерү үзәгендә ГХАТ бүлеге белән берлектә “Спортлы Татарстан” республика акциясе кыссаларында “Сәламәт гаилә” исемле чара үтте. Аның максаты - сәламәт гаиләнең җәмгыять өчен иң кирәкле мөһим вәзгыять икәнен төшендерү.

17-нче апрельдә Яр Чаллы шәһәренең “Торговый квартал” сәүдә үзәгендә 6-нчы һәр ел була торган туй күргәзмәсе үтте. Бу Яр Чаллы өчен бик әһәмиятле  вакыйга, аның ярдәмендә туй һәм тантана оешмалары үз тәкъдимнәрен тулырак күрсәтәләр.


16
апрель, 2016 ел
шимбә

“Язгы игелек атнасына” старт бирүгә багышланган тантаналы чара 16 апрельдә шәһәребезнең үзәк мәйданында булды. Әлеге чара яшьләр арасында бик популяр. 15-29 апрельдә Зәйлеләр ярдәмгә мохтаҗ булучы һәркемгә булышырга әзер. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирина Бертман барлык җыйналган ярдәм итүчеләрне әлеге чарага килүләре һәм ярдәм итәргә әзер булулары өчен чын күңелдән котлады, аларга сәләмәтлек һәм изге эшләрнең күп булуын теләде.

Апрельнең 16 числосында Әлки район Советы һәм башкарма комитетының мәдәният бүлеге үзешчәннәре концерт куйдылар. Концерт районда Язгы игелекле эшләр атнасы башланып китүгә багышланган, аннан җыелган акчаларны Әлки районының Юхмачыдагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат йортында яшәүчеләргә тапшырылды.

 

Язгы игелек атнасы "Хәерле Татарстан" Лениногорск муниципаль районында тантаналы никах теркәүләр белән башланды. Бу көнне никахлашу Сараенда 5 пар язылышты. Ә 7 пар никах теркәүгә гаризаларын тапшырдылар.

        Равил Олег улы һәм Равилә Абдулла кызының никахлашу тантанасы 1966 елның 16 апрелендэ Мәскәү өлкәсе Воскресенск шәһәренең "Химик". мәдәният сараенда уза.
        Яшь Равил 1965 елда Казан дәүләт медицина институтын тәмамлаганнан соң Рязань шәһәренә юллама ала һәм шифаханә мөдире булып эшли башлый. 7 ноябрьдә Равил хезмәттәшләренә кунакка килгәч Равилә белән таныша. Тиздән аларның дуслыгы зур һәм якты хис – мәхәббәткә әверелә! 8 март бәйрәмендә Равил үзенең сөеклесенә тәкъдим ясый. Равилә ризалык бирә.

     2016 елның 16 апрелендә Буа районы Яңа Суыксу авылы тыл хезмәткәре Юсупова Фәйрүзә Ситдыйк кызына 90 яшь тулды. Олы юбилее белән аны Буа район башкарма комитеты җитәкчесе Даутов Салим Фагим улы котлады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International