КӘЛӘШЛӘР МӘКТӘБЕ үз ишекләрен 17 апрель көнне ачты!!! Беренче очрашу “Ажур” туй модасы салонында узды. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре мондый вакыйгадан читтә кала алмады – үзләре дә әлеге чарада катнашты.
Кәләшләргә күлмәк сайлау нечкәлекләре һәм үзенчәлекләре турында сөйләделәр. Мәсәлән, кринолинда ничә боҗра булырга тиеш һәм аның белән ничек эш итәргә, фигура тибына карап ничек күлмәк силуэтын билгеләргә, ничек дөрес итеп корсет кияргә һәм тагын башка бик кызыклы һәм кирәкле мәгълүмат җиткерелде.
Исегезгә төшерәбез, кәләшләр мәктәбе 10 очрашудан торачак, һәм тормышның мөһим вакыйгасы саналган туй көнендә бәһаләп бетергесез матур булырга ярдәм итәчәк.