Равил Олег улы һәм Равилә Абдулла кызының никахлашу тантанасы 1966 елның 16 апрелендэ Мәскәү өлкәсе Воскресенск шәһәренең "Химик". мәдәният сараенда уза.
Яшь Равил 1965 елда Казан дәүләт медицина институтын тәмамлаганнан соң Рязань шәһәренә юллама ала һәм шифаханә мөдире булып эшли башлый. 7 ноябрьдә Равил хезмәттәшләренә кунакка килгәч Равилә белән таныша. Тиздән аларның дуслыгы зур һәм якты хис – мәхәббәткә әверелә! 8 март бәйрәмендә Равил үзенең сөеклесенә тәкъдим ясый. Равилә ризалык бирә.
Равил Олеговичка " ТАССРның Атказанган табибы" дигән мактаулы исем бирелә.
Равилә Абдуловна "Татарстан Республикасының Атказанган сәүдә хезмәткәре" дигән мактаулы исемгә ия.
Узган илле ел эчендә Вәлитовлар бер-берсен яратып, хөрмәт итеп яшәгәннәр, үзләренә лаеклы ике ул тәрбияләп үстергәннәр. Өлкән уллары Морат табиб-психиатр, Казан психоневрология интернаты директоры, медицина фәннәре кандидаты. Кече уллары – Искәндәр хәрби хезмәткәр.
Балалары юбилярларга дүрт онык бүләк иткәннәр.
Без чын йөрәктән Валитовларга ныклы сәламәтлек, иминлек һәм озын гомер телибез!