Апрельнең 16 числосында Әлки район Советы һәм башкарма комитетының мәдәният бүлеге үзешчәннәре концерт куйдылар. Концерт районда Язгы игелекле эшләр атнасы башланып китүгә багышланган, аннан җыелган акчаларны Әлки районының Юхмачыдагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат йортында яшәүчеләргә тапшырылды.