17 апрель көнне “Шатлык” сәламәтләндерү үзәгендә ГХАТ бүлеге белән берлектә “Спортлы Татарстан” республика акциясе кыссаларында “Сәламәт гаилә” исемле чара үтте. Аның максаты - сәламәт гаиләнең җәмгыять өчен иң кирәкле мөһим вәзгыять икәнен төшендерү. Бала һәм ата-ана арасында үзара килешү спорт белән шәхси тормышны бәйләү һәм спорт яшәү рәвешенә әйләнсен дисәк, гаилә белән һәрвакыт бергә булу һәм аның максатларын тормышка ашыру кирәк. Шул максат белән спорт уеннарына төрледән – төрле гаилә тартылды, аларга уйнар өчен мөмкинлек булдырылды, хәтта ярышырга да була иде. Ярышларда катаншучыларга татлы призлар һәм истәлекле сувенирлар тапшырылды. Сөйләшү чәй өстәле артында дәвам итте.