ТР Лениногорск муниципаль районының Никахалашу сараенда, 2016 елның 12 август көнендә 12 пар үзләренең никахларын рәсми рәвештә теркәде. Август ае – язылышрга теләүче парларның саны буенча иң югары ноктасына җитте. Әлбәттә, никахны рәсми рәвештә теркәү, өйләнешүчеләр өчен бик җаваплы һәм бик дулкынландыргыч адым.
Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда 2016 нче елның 12 август көнендә 21 яшүсмергә паспорт тапшыру тантанасы узды. Йоланы шәһәр башлыгы Магдеев Наил Гәмбәр улы ачты. Шулай ук тантанада “Бердәм Россия” партиясе рәисе Е.Л.Шуралева, Үзәк УФМС бүлегенең белгеч-эксперт һәм Автозавод УФМС бүлегенең инспектор катнаштылар.
12 августта Олыяз авылында гомер итүче Мәликә Хәкимуллинага 100 яшь тулды. Юбилярны район башлыгы Сергей Димитриев котлады, Россия Президентының котлау открыткасын, үз исеменнән Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды, ныклы сәламәтлек һәм тыныч тормыш теләде. Шулай ук юбилярны “Урал”хуҗалыгы җитәкчесе Газинур Хабибрахманов, Олыяз авылы җирлеге башлыгы Рамил Маликов котладылар.
Татарстан Республикасында традиция буларак, “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” хәйрия акциясе старт алды. Ул хәйриячеләрнең игътибарын мохтаҗ булган гаиләдәге балаларны мәктәпкә әзерләргә ярдәм итүгә һәм кирәкле уку әсбапларын алып бирүгә юнәлтелгән.
Тәтеш шәһәрендә яшәүче Назыйф һәм Рафия Хабибуллинлар гаиләсендә өченче бала - Реналь дөньяга аваз салды. Әлеге гаиләнең калган балалары энекәшләрен каршы алырга бик ныклап әзерләнәләр.
Апас районы Каратун станциясендә яшәүче Гыйлметдин бабай Салаватуллин 12 августта үзенең 90 яшьлек юбилеен бәйрәм итте. Гыйлметдин бабай Салаватуллин гомер буе Амур өлкәсендә яшәгән. Тормыш иптәше үлеп киткәч абыйсының кызы Сария Зиннәтҗанова үз гаиләсенә алып кайта. Ун елга якын Таһир абый белән Сария апа Зиннәтҗановалар абыйларын кадерләп тәрбиялиләр.
11 август көнне Байлар Сабасы шәһәр җирлеге Балалар иҗат үзәгендә “Мәктәпкә җыенырга булыш” акциясе гамәлгә ашырылып, булачак беренче сыйныф укучылары белән очрашу оештырылды. Балаларны Саба муниципаль районы җитәкчесе Р.Н. Минниханов, районның спонсорлары кайнар котладылар һәм аларга укуларында уңышлар теләп, бүләкләр тапшырдылар. Бу бүләккә районда 51 укучы лаек булды. “Мәктәпкә җыенырга булыш” акциясендә катнашучыларга олы рәхмәтебезне белдереп, аларга сәламәтлек, эшләрендә уңышлар телибез.
2016 елның 11 августында Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендə тантаналы чара булып үтте. Гаилəлəрендə өченче бала туган, өч бəхетле гаилəгə, туу турында таныклык һəм истəлекле бүлəклəр тапшырдылар.
2016 елның 11 августында, яңа ачылган мәдәният үзәгенең никахлар залында тантаналы шартларда ана капиталына сертификатлар тапшырылды.
Күргәзмәнең авторы үзенең эшләрендә гаилә тормышының иң дулкынландыргыч минутларын гына күрсәтергә омтылган. Рәсемнәргә - наз, мөлаемлык, матурлык, тылсымлылык хас, бу үз чиратында авторның эшен бик югары бәяләргә этәрә. Рәсемнәрдә төшерелгән мизгелләр гаиләдәге мөнәсәбәтләрнең нинди зур дәрәҗәдә кадерле булуын күрсәтә.