Казан Мэры исеменнән 55 алтын һәм бриллиант парга бүләкләр тапшырылды.
Теләче районы Олы Мәтәскә авылында яшәүче Зәйтүнә әби Әхмәтсафинага 90 яшь тулды!
20 декабрь көнне Зәйтүнә Әхмәтсафина 90 яшен тутырды. Аны олы юбилее белән тәбрик итәргә Олы Мәтәскә авыл җирлеге башлыгы Миннәхмәт Абдуллин, район социаль яклау идарәсе җитәкчесе Фәридә Галимова, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Әнисә Тимерханова килде. Юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хаты һәм авыл җирлеге әзерләгән истәлек ле бүләк тапшырылды.
“ Пар канатым син иркәм “ исемле 25 ел бергә гомер иткән 4 пар катнашында кичә үткәрелде.
Бүген, 20 нче декабрь көнне, район администрациясенең актлар залында район башлыгы Валерий Сергей улы Чершинцев Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районының предприятие, учреждение, оешма җитәкчеләре белән киңәшмә уздырды.
Яңа ел алдыннан, Азнакай шәһәренең ГХАТ бүлеге, "алтын" юбилярларны: Гарайшиннар, Поповченко, Нигматуллиннар гаиләләрен, тантаналы рәвештә, хөрмәтләп үттелләр. Шәһәрнең иң беренчеләрдән булып нигез салучылар, гомер буе район оешмаларында эшләп, үз хезмәтен биргән кешеләр, яхшы балалар, оныклар тәрбияләгәннәр.
Питрәч районы Богородское авылында яшәүче Анастасия Ивановна Козловская үзенен 95 яшлек юбилеен билгеләп үтте. Бөек Ватан сугышы елларында ул колхозда тракторда эшли. Кияүгә чыгып 60 ел бергә яшиләр. Аларнын 6 балалары, 11 оныгы, 19 оныкчыгы. Юбилярны район җитәкчеләре котлады.
2016 елның 20 декабрь көнендә Россиянең ЗАГС орагннары барлыкка килүенең 99 ел тулу уңаеннан бәйрәм итү кысаларында Лениногорск шәһәрендә түгәрәк өстәл “Тәҗрибә белән уртаклашу–һөнәри үсешекә һәм үсүгә импульс " дигән темага узды.
Алабуга ЗАГС бүлеге профессиональ бәйрәмнәрен бик күңелле итеп уздырдылар. Рәсми өлештә бүлек җитәкчесе Л.М.Григорьева ЗАГС хезмәткәрләренә мактау грамоталары, бүләкләр тапшырды.
Гаилә хәле актларын теркәү бүлеге хезмәткәрләре көне уңаеннан, ә ул 18 декабрьдә билгеләп үтелә, Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә махсус бүләкләр әзерләделәр – ГХАТ бүлеге бинасы төшерелгән 2017 елга календарьлар.
Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә рубин һәм зөбәрҗәт туйлар билгеләп үтелде. Әлеге тантананы 18 декабрьдә билгеләп үтелүче Гаилә хәле актларын теркәү органнары хезмәткәрләре көненә багышладылар.