Бүген, 20 нче декабрь көнне, район администрациясенең актлар залында район башлыгы Валерий Сергей улы Чершинцев Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районының предприятие, учреждение, оешма җитәкчеләре белән киңәшмә уздырды. Киңәшмә башында бүләкләү тантанасы булды. “Кулланучы хокукларын яклау ” темасы буенча 2016 нчы елда үткәрелгән Республика олимпиадасының Приз алучы грамотасы белән “ Кулланучы белемлелеген күтәрү эшчәнлегендә үҗәтлеге һәм үзсүзлеге өчен ” номинациясендә 2 нче мәктәпнең 10 нчы сыйныф укучысы Малышева Серафима Павел кызы бүләкләнде. Татарстан Республикасы кулланучыларының белемнәрен күтәрү системасын үстерүгә көч керткән өчен 2 нче номерлы гомуми белем мәктәбенең җәмгыять белеме һәм тарих укытучысы Бондарева Гөлүзә Җәүдәт кызы рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Шулай ук намуслы хезмәтләре , башкарма комитетның гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге эшчәнлегендә актив катнашканнары өчен һәм ГХАТ эшчеләре көне профессиональ бәйрәме уңаеннан Тихоново авыл җирлеге башкарма комитеты сәркатибы Хамидуллина Фирүзә Фәнис кызы белән Тойгыҗа авыл җирлеге башкарма комитеты сәркатибы Батыршина Роза Илдус кызы район башлыгының рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.