Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә рубин һәм зөбәрҗәт туйлар билгеләп үтелде. Әлеге тантананы 18 декабрьдә билгеләп үтелүче Гаилә хәле актларын теркәү органнары хезмәткәрләре көненә багышладылар.
Бәйрәм чарасына өч гаилә чакырылды. Шуларның икесе – Наталья белән Михаил Гуськовлар һәм Нина белән Александр Михайловлар бергә 40 ел тормыш итәләр. Ә Валентина белән Анатолий Бобровлар зөбәрҗәт туйларын билгеләп үттеләр.
Тантанага Бөгелмә һөнәри-педагогика көллиятенең беренче курс студентлары да килде. Матур гаилә үрнәген, бәхетле тормыш итүче парларны күрсеннәр дип, аларны ГХАТ бүлегенә махсус чакырдылар.
Бәйрәм соңында гаиләләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды. Студентлар да читтә калмады. Алар Бөгелмә ГХАТ бүлеге бинасы төшерелгән матур календарьларга ия булды.