Яңа ел алдыннан, Азнакай шәһәренең ГХАТ бүлеге, "алтын" юбилярларны: Гарайшиннар, Поповченко, Нигматуллиннар гаиләләрен, тантаналы рәвештә, хөрмәтләп үттелләр. Шәһәрнең иң беренчеләрдән булып нигез салучылар, гомер буе район оешмаларында эшләп, үз хезмәтен биргән кешеләр, яхшы балалар, оныклар тәрбияләгәннәр. Шуңа күрә дә исемнәре "Мактау Китабына" кертелде. Кичәдә барысы да, 50 ел элек булган көбек: Мендельсон маршы, "алтын" үбешү, вальс, кунаклар, бүләкләр, фотосессия да булды.
Яңа туган баланың, Миргасыймова Риана ата-анасына туу турында таныклыкта тапшырылды.
Ә юбилярлар яшь парларны Марданшин Руслан белән Лианыны котладылар. Бу пар шул көнне ГХАТ бүлегендә үз мөнәсәбәтләрен теркәгәннәр иде.