90 яшь

2016 елның 20 декабре, сишәмбе

Теләче районы Олы Мәтәскә авылында яшәүче Зәйтүнә әби Әхмәтсафинага 90 яшь тулды!

20 декабрь  көнне Зәйтүнә Әхмәтсафина 90 яшен тутырды. Аны олы юбилее белән тәбрик итәргә Олы Мәтәскә авыл җирлеге башлыгы Миннәхмәт Абдуллин, район социаль яклау идарәсе җитәкчесе Фәридә Галимова, ЗАГС  бүлеге җитәкчесе Әнисә Тимерханова килде. Юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның  Котлау хаты һәм авыл җирлеге әзерләгән истәлек ле бүләк тапшырылды.

Олы Мәтәскә авылында яшәүче Зәйтүнә Әхмәтсафина  бүгенге тормышына шөкер итә. Гөмре буе туган авылында терлекчелек тармагында эшли. Сыер сава, сарыклар, таналар тәрбияли. Чордашлары кебек аның да, эшләмәгән хезмәте калмый. Кул пычкысы белән урман кискәнен аеруча әрнеп сөйли. “Хезмәтнең авырлыгы бүген дә күз алдымда тора. Көне – төнгә ялгап урман кискәндә аяклар, куллар берни сизмәскә әйләнә иде. Зур агачларны кисәргә каян көч килгәндер”-, ди ул елларны хәтерендә яңартып.

Яшьтән җыр, бию яраткан Зәйтүнә әби әле дә җор телле. Әйтәсе килгән фикерен шигъри юллар белән дә әйтеп бирә.  Моңлы тавышы белән әле дә җырларга ярата.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International