Яңа ел бәйрәме алдыннан “Казан” гайлә Үзәгендә тантаналы төстә юбилярларны котладылар.

2016 елның 21 декабре, чәршәмбе

Казан Мэры исеменнән 55 алтын һәм бриллиант парга бүләкләр тапшырылды.

 

Бүген  алтын һәм бриллиант юбилейларын билгеләп үтүче 55 "Казан" гаилә Үзәгендә тантаналы тәбрикләүдә булдылар. Бәйрәм өченче катның холлында  зур бәйрәм чыршысы янында узды.

Юбилярларны Казан шәһәре Мэры исеменнән котларга дип Казан шәһәре Думасы депутатлары Рөстәм Фәрит улы Рамазанов һәм Руслан Габдулла улы Минабутдиновлар килде. Җылы сүзләр белән котлаулар, бүләкләр һәм "Сапфир" балалар бию коллективының иҗади котлавы бәйрәмгә ямь өстәде.

Финалда якынлашып килүче Яңа елга теләкләр, котлаулар яңгырады.

 

->

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International