Яшел Үзән перинаталь үзәгендә барлык табибларны һәм акушерлар таң калдырган бала дөньяга килә. Яңа туган баланың авырлыгы 5 килограмм 370 грамм, ә тән озынлыгы 64 сантиметрны тәшкил итә. Мондый баһар балалар дөньяга бик еш килми!
2017 елның 20 гыйнвар көнне Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда яңа 2017 елның йөзенче пары язылышты – Марат һәм Кристина Зариповлар.
Аларга мәхәббәттә һәм иминлектә, бер – берсенә гаилә җылысын бүләк итеп, озак еллар яшәргә телибез!
Бүгенге ГХАТ бүлеге гражданлык хәлләрен теркәү бүлеге булып кына түгел, ә мәдәни чаралар алып баручы бүлек булып та тора. Чөнки гаиләнең ныклыгы, аның законлы рәвештә теркәлеп яшәве аеруча әһәмиятле.
2017 елның 18 гыйнварында Татарстан Республикасы Әлмәт районы ГХАТ Идарәсендә 100нче баланы теркәделәр.
Туган балалар арасында 9 гаиләдә беренче сабыйлар, бер бала –бишенче, бер бала – алтынчы. Иң яшь әнигә 20, иң олысына – 42 яшь. Әтиләр арасында иң яшенә 21, олы әтигә 51 яшь.
2017 елның 21енче январь көнне җитәкчеләр киңәшмәсендә Теләче муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлеге җитәкчесе Тимерханова Әнисә Хатиповна китеп барган елның нәтиҗәләре турында доклад белән чыгыш ясады.
Үзенең чыгышында докладчы хәбәр иткәнчә, 2016 елда Теләче муниципаль районында барлыгы 433 гражданлык хәле актлары теркәлгән,: шуларның 108 акт туу турында, 70 актларын никахлашу турында, 30 акт турында аерылышу, 15 акт баланың әтисе булуны тану турында, 4 турында акт исем алыштыру һәм 206 үлем турында акт. Моннан тыш, 863 бүтән юридик әһәмиятле гамәлләр башкарылган.
2017 елның 21 гыйнварында Никах Сараенда психолог белән очрашу узды.
20 гыйнвар көнне Югары Ослан муниципаль районы Соболевский авыл җирлегендә Магиннар гаиләсе Семен улы Павел һәм Филип кызы Людмила 60 ел бергә матур, тигез гомер итүләрен билгеләп үттеләр.
Мәхәббәт һәм татулыкта гомер кичергәннəр бәхетле парларга карата хөрмәт һәм соклану хисләре уяна. Бер-берсен хөрмәт иткəнгə, авырлыкларга карамастан, төрле киртәләрне җиңеп, үзара яратышып һәм хөрмәт итеп тормыш юлыннан атлыйлар.
Зәй муниципаль районы башлыгы Р.Г.Кәримов Төги авыл җирлегендә яшәп лаеклы ялга чыккан,бүгенге көндә Зәй шәһәрендә яшәүче Анна Павловна Плешкованы 90 яшьлек юбилее белән котлады. Чарада Зәй шәһәр башлыгы урынбасары Е.В.Недошивина һәм автоклуб хезмәткәрләре катнашты.
Юбилей кеше гомеренең матур бәйрәме. Шушы көннәрдә Минзәлә районы Аю авылында яшәүче, хезмәт ветераны Әмирҗан Насыйровка 90 яшь тулды. Бу уңайдан юбилярны район башлыгы урынбасары Камил Нәҗмиев кайнар котлады, Россия Президенты Владимир Путин исеменнән килгән Котлау хатын тапшырды. Бу котлауларга Аю авыл җирлеге җитәкчесе Нурхади Гыйлфанов кушылды, истәлекле бүләк тапшырды.