Бүгенге ГХАТ бүлеге гражданлык хәлләрен теркәү бүлеге булып кына түгел, ә мәдәни чаралар алып баручы бүлек булып та тора. Чөнки гаиләнең ныклыгы, аның законлы рәвештә теркәлеп яшәве аеруча әһәмиятле.
Шуны истә тотып, Азнакай ГХАТ бүлеге 2017 нче елның 19 январенда теркәлгән 5 баланың туу турындагы таныклыкларын тантаналы рәвештә тапшырды. Шулар арасында 2017 елның беренче игезәкләре дә бар иде. Яшь әти-әниләргә Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин исеменнән Котлау Хаты алу бик тә истәлекле көн булып калыр.