Биектау районында быелың 20 көнендә 26 бала: 13 малай һәм 13 кыз теркәлде

2017 елның 21 гыйнвары, шимбә

      Туган балалар арасында 9 гаиләдә беренче сабыйлар, бер бала –бишенче, бер бала – алтынчы. Иң яшь әнигә 20, иң олысына – 42 яшь. Әтиләр арасында  иң яшенә 21,  олы әтигә 51 яшь.

     Еш бирелә торган Мәрьям, Ясминә, Сәидә, Илья, Тимофей һәм сирәк кулланатырган Әкълимә, Олег дигән  исемнәр бәләкәчләргә кушылды.

    Шушы вакыт өчендә 9 гаиләгә никахлашу таныклыгы тапшырылды. Араларында иң яшь кияү белән кәләшкә 17 яшь.

     Мөрәҗагать итүчеләргә кабат 24 таныклык, 19 белешмә бирелде, чит ил өлкәләренә 4 үтенеч җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International