Югары Ослан муниципаль районында гаилә тормышы юбилярларын хөрмәтләү

2017 елның 20 гыйнвары, җомга

   20 гыйнвар  көнне  Югары Ослан муниципаль  районы Соболевский авыл җирлегендә  Магиннар  гаиләсе  Семен улы  Павел  һәм  Филип  кызы Людмила 60 ел бергә  матур, тигез гомер итүләрен билгеләп үттеләр.

Мәхәббәт һәм татулыкта гомер кичергәннəр бәхетле парларга  карата хөрмәт һәм соклану хисләре уяна. Бер-берсен хөрмәт иткəнгə, авырлыкларга карамастан, төрле киртәләрне  җиңеп, үзара яратышып һәм хөрмәт итеп тормыш юлыннан атлыйлар. Семен улы Павел һәм Филип кызы Людмила берсен берсе яратканга матур һәм тату гаиләлəрендə мәхәббәт, татулык һәм иминлек саклап калалар. Балалары, оныклары һәм оныкчыклары өчен алар һәрвакыт үрнәк булалар. Тату  гаилə төзү өчен - мәрхәмәтле, шәфкатьле һәм тугры, намуслы һәм хезмәт сөючән булу кирəк.

 60 ел бергə гомер иткəн юбилярларны ”Районның мактаулы юбилярлары” китабына теркәделәр һәм бу бәхетле парлар  үзләренең имзаларын куйдылар. ГХАТ бүлеге җитəкчесе Наталья Кадырова юбилярларга саулык,тынычлык,тигез озын гомер теләп Югары Ослан муниципаль район башлыгы Марат Зиатдиновның  мактау хатын һәм истәлекле бүләген тапшырды. Юбилярлар исеменә  Соболевский авыл җирлеге башлыгы Ольга Майорова җылы сүзләрен әйтеп бүлəк тапшырды. Бу котлауларга балалары,туганнары да кушылдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International