“ Гаилә - ул хезмәт, ләкин бик игелекле хезмәт, ә гомерне бергә уздыру – бу үзара түземлек, мәхәббәт өстендә эш..."- шушы девиз аша 2017 елның 21 гыйнварында Никах Сараенда психолог белән очрашу узды. Әлеге чара “Булачак гаилә Мәктәбе "Юнона" проекты кысаларында үткәрелә.
Балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм күрсәтү үзәге "Эйдос" директоры Екатерина Юртаеваның яшь парлар белән яшь гаиләнең мәдәни әхлакый кыйммәтләре турында, аларның уртак рухи үсүе, эмоциональ аралашу турында сөйләште.
Кияүләр белән кәләшләр әңгәмәдә актив катнаштылар. Парлы күнегүләр ясадылар, үзләренең “уңайлылык зонасын” киңәйтү турында тыңладылар.