2017 елның 18 гыйнварында Татарстан Республикасы Әлмәт районы ГХАТ Идарәсендә 100нче баланы теркәделәр.
13 гыйнвар көнне - Иске Яңа ел бәйрәмендә Рәмилә һәм Радик Гарфетдиновлар гаиләсендә шатлыклы вакыйга булды. Аларның гаиләсендә Раил исемле нарасый дөньяга аваз салды. Әле бит исеме дә нинди! Гарәп теленнән “нигез салучы” дип тәрҗемә ителә. Гарфетдиновлар гаиләсендә Раил икенче бала. Аның Разил исемле абыйсына язын инде ике яшь тулачак. ГХАТ Идарәсенә Раилнең туу турында таныклыгын алыр очен әтисе килгән иде. Аларның уллары Әлмәт районында 100нче бала булуына ул сөенде дә, гаҗәпләнде дә. ГХАТ хезмәткәрләре бәхетле әтине чын күңелдән котлап, аңа туу турында таныклык тапшырды.
Шуны әйтергә кирәк: 100нче баланы теркәү процессы 2010 елдан алып ел саен гыйнвар азагына туры килә.