ЯҢАЛЫКЛАР


21
июнь, 2017 ел
чәршәмбе

2017 елның 21 июнендә “Түбән Кама хатын-кызлары” иҗтимагый оешмасы солдат әниләре Комитеты белән берлектә, "Тәлинкәдәге кояш" чәк-чәк пешерү мастер-классы узды.

Зәй шәһәрендә яшәүче хезмәт ветераны Зинаида Федоровна Кузнецова Россия Федерациясе Президенты һәм район башлыгы Р.Г.Кәримов исеменнән 90 яшьлек юбилее белән котлаулар кабул итте. Юбилярларны котлауда шәһәр башлыгы урынбасары Елена Недошивина катнашты. Ул Россия Президенты В.В. Путин исеменнән котлау хаты һәм истәлекле бүләк тапшырдылар.

Партияның федераль "Нык гаилә" проекты кысаларында Бөгелмә шәһәрендә 13нче "Нечкәбил" Республика матурлык конкурсының сайлап алу туры узды. Быел Баулы районын  Мурзакаева Татьяна Валентиновна яклады. Ул  мөмкинлекләре чикле балалары булган әниләр җирле иҗтимагый оешмасының рәисе һәм Баулы муниципаль районы Иҗтимагый советы рәисе.


20
июнь, 2017 ел
сишәмбе

Һәр сишәмбе мәктәп яңа тыңлаучыларын көтә.

Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ЗАГС бүлегендә “король игезәкләре“ тууы теркәлде. Икеләтә бәхет Дмитрий һәм Әлфия Мельниковлар гаиләсенә елмайды. Бәхетле әти белән әни балаларына Макар белән Карина исемнәре бирде. Сабыйларга ихлас күңелдән сәламәтлек, тиз арада көч җыеп, ныгып өйләренә кайтуларын телибез. Саклаучы фәрештәләр Мельниковлар гаиләсен һәрдаим яклап, бары иминлек кенә китереп торсыннар.


19
июнь, 2017 ел
дүшәмбе

2017 елның 17 июнендә Саратов шәһәрендә Россия ГХАТ органнарының 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган Төбәкара форум кысаларында Идел буе федераль округында «Иң яхшы тантаналы чараны алып баручы» һөнәри осталык конкурсының финалы булды.

    Зәй муниципаль районында 200 нче бала тууы теркәлде. Бу искиткич вакыйга  Ветлугиннар гаиләсендә барлыкка килде.  Бәләкәчкә Евгений дигән исем бирелде. ГХАТ бүлеге баш белгече Гөлнар Гизатуллина танталы рәвештә баланың беренче документын – туу турында таныклыгын тапшырды.  


18
июнь, 2017 ел
якшәмбе

2017 елның 16 июнендә Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты  ГХАТ бүлегендә 500-йөзенче яңа туган бала тууы теркәлде.

Яңа яшь Яшел Үзән шәһәре яшәүчесе, Ксения Әхмәдуллина, июнь башында туа.


17
июнь, 2017 ел
шимбә

2017 елның 17 июнендә, никахлашу Сараенда “Булачак гаилә мәктәбе “Юнона” проекты кысаларында, яшь парлар өчен, чираттагы дәрес узды. Әлеге проект Түбән Кама муниципаль районының ГХАТ Идарәсе һәм психологик-педагогик үзәк “Эйдос” белән бергә эшләнгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International