"Нечкәбил" конкурсы ярымфиналына Баулы шәһәрендә яшәүче Мурзакаева Татьяна Валентиновна узды

2017 елның 21 июне, чәршәмбе

Партияның федераль "Нык гаилә" проекты кысаларында Бөгелмә шәһәрендә 13нче "Нечкәбил" Республика матурлык конкурсының сайлап алу туры узды. Быел Баулы районын  Мурзакаева Татьяна Валентиновна яклады. Ул  мөмкинлекләре чикле балалары булган әниләр җирле иҗтимагый оешмасының рәисе һәм Баулы муниципаль районы Иҗтимагый советы рәисе.

Татьяна Валентиновнага "Фәрештәләр театр студиясе" һәм   "Карлыгач" сәламәтләндерү лагере вокал группасы ярдәм итте.  Тантаналы өлештән соң роликлар презентациясе  үтте һәм сынау сөйләшүләре  булды. Татьяна Мурзакаева  шулай ук хәйрия ярминкәсендә катнашып  Анжела Вавилова исемендәге фондга өлешен кертте.

Татьяна Валентиновна сайлап алу турын узды, ул  23 сентябрьдә Korston Club Hotel дә узачак ярымфиналда каткашачак.  

Баулылар конкурсанткага Баулы шәһәрен 13 Республика "Нечкәбил"конкурсында  лаеклы яклавын тели.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International