"Казан" гаилә Үзәгендә ГХАТ органнарына 100 ел тулу уңаеннан оештырылган "2017 елның гражданлык хәле актларын теркәү буенча тантаналы чараларны иң яхшы алып баручы" Республика бәйгесенең зона этабына йомгак ясау тантанасы узды.

2017 елның 20 июне, сишәмбе

Бәйгедә җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.

 

ГХАТ хезмәткәрләре дүрт номинациядә катнашты: "Никахлашу тантанасын рус телендә иң яхшы алып баручы", "Никахлашу тантанасын татар телендә иң яхшы алып баручы", "Исем кушу тантанасын иң яхшы алып баручы" һәм "Юбилярларны хөрмәтләү тантанасын иң яхшы алып баручы".  Бәйгедә җиңүчеләр: Каримова Ләйсән, Мәннанова Айсылу, Рябченко Венера һәм Тимербаева Диана. Калган катнашучылар  2-3 нче урыннар белән билгеләп үтелде. Шулай ук "Образ бөтенлеге", "Индивидуаль якын килү", "Халык традицияләре элементларын кертү", "Иҗади хәл итү", "Традицияләрне саклау", "Музыка сайлап алу" һәм "Ел ачышы" өчен дипломнар тапшырылды.

Чарада мәртәбәле кунаклар -  ТР МК ГХАТ Идарәсе начальнигы Альбина Рафаил кызы Шәвәлиева,  Казан шәһәре Башкарма комитеты Аппаратының кадрлар сәясәте Идарәсе башлыгы Гөлнара Рәшит кызы Мусина, Казан шәһәре ГХАТ Идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Фәридә Вәли кызы Гыйлемханова катнашты.

Бәйрәм бик тә дулкынландыргыч һәм күңелле үтте. Финалистларның Республика һөнәри осталык бәйгесендә дә шулай ук уңышлы чыгыш ясауларын һәм  безнең шәһәргә призлы урыннар яулауларын телибез!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International